Татарча диктант

19 октябрьдә Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18нче номерлы мәктәбенең ата-аналары һәм өлкән сыйныф укучылары “Татарча диктант” дип аталган Бөтендөнья белем акциясендә актив катнаштылар. Чарага 61 кеше килде. Диктантны танылган татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина һәм драматург, сценарийлар авторы,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Гыйләҗев укыдылар. Катнашучылар арасында Идел буе һәм Вахитов районнарының мәгариф булеге җитәкчесе Закирова Минзәлия Заһри кызы да бар иде.

Автор записи: Дмитрий Бондарцев

Добавить комментарий