Татар кызы, татар егете-2019

23нче октябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районының Балалар иҗаты үзәгендә “Татар кызы, татар егете-2019” шәһәр конкурсының район сайлап алу туры узды. Конкурста Вахитов һәм Идел буе районнарының егет һәм кызлары туган телләрен, татар халкының традицияләрен, тарихын камиль белүдә көчләрен сынаштылар. Икенче тур конкурс программасы 3 этаптан торды: “Катнашучының визит карточкасы”, “Бөек татар драматурглары – Г.Камал театры сәхнәсендә куелган пьесалар” һәм “Татар халык биюе”. Мәктәбебезнең 9нчы “А” сыйныф укучысы Борһанова Элина конкурс нәтиҗәләре буенча 2нче урынга лаек булды. Афәрин!

Автор записи: Дмитрий Бондарцев

Добавить комментарий