15 нче май көнне мәктәбездэ, шаулап – гөрләп, традицион “Шаян –шоу” бәйрэме үтте.
Әлеге тамашада 1-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар актив катнашты. Бәйрәмне җанландырган иң кызыклы номерларның берсе – укытучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Бөкедә” комедиясе булды. 2б сыйныф укучылары күрсәткән “Күмәчкәй” әкияте дә күңелгә хуш килде. 10Г укучылары биюле — җырлы “Аулак өй” гә чакырып, рәхәтләндереп көлдерделәр. Хисамиева Азалия һәм Сибгатуллина Әминә (4Б) башкарган җырлар залны көчле кул чабуларга күмде. Ә 11А егете Циунчук Марат “Дусларым” җыры белән тамашачыларны таң калдырды. Әлеге зур бәйрәм татар телен өйрәнүгә кызыксындыру чарасы булып тора һәм мәктәп коллективын берләштерә.