Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

19 нчы февраль көнне мәктәбебездә ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре: журналлар секторы мөдире Закирова Рәмзия Габдрахман кызы һәм бүлекнең әйдәп баручы китапханәчесе Хәйретдинова Рәзинә Рафиковна белән очрашу кичәсе булып үтте. Хөрмәтле кунакларыбыз 7,8,9 нчы сыйныф укучыларын, ТР Милли китапханәсенең 150 еллык юбилее уңаеннан, аның искиткеч бай тарихы белән таныштырдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары, шул чорда дөнья күргән газета — журналлар турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап таба алдылар.Очрашу бик күңелле үтте.

IMG_2995 IMG_2999 IMG_3003 IMG_3005

Оставить комментарий

Вы должны зайти чтобы оставить комментарий

Ноябрь 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Авг    
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  
Архивы