Ләйлә — безнең горурлыгыбыз!

Апрель ае безнең мәктәп коллективы өчен  шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Шуларның берсе – 10 Э сыйныф укучысы Ләйлә Мөхәммәтгалиеваның Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиадада катнашып, диплом белән бүләкләнүе. Ләйлә берничә көн буе төрле илләрдән, республикалардан килгән вәкилләрнең  бары тик татарча гына аралашулары турында дулкынланып һәм әлеге истәлекле көннәрдә уздырылган төрле фәнни һәм мәдәни чараларның  югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм  аларның нәтиҗәле үтүләре хакында  горурланып сөйләде. Без акыллы һәм тирән белемле, бар яктан килгән Ләйләбезгә чын күңелдән алдагы тормышында зур уңышлар, тырыш кызга бәхет кояшы мәңге елмаеп торуын, барлык хыяллары чынга ашуын  телибез.

IMG_2998 IMG_3084 IMG_3101 IMG_3124

Добавить комментарий