Шаян – шоу

Мәктәбебездә ел да үткәрелеп килүче традицион «Шаян – шоу» бәйрәме бу юлы да гөрләп үтте. Бәйрәмдә Садриева Камиләнең, Сафиуллина Алсуның, Райхель Анастасиянең,Фарукшина Аделяның, Мөхәммәтгалиева  Ләйлә белән Шиһапова  Алиянең һ.б. дәртле һәм моңлы җырлары, Хасанова Динара белән Гайнуллина Ләйсән, Садыйкова Луиза белән Гыйльметдинова София башкарган күңелле биюләр, язучы А.Алишның “Койрыклар” әкияте буенча 3в сыйныф укучылары тәкъдим иткән мавыктыргыч өзек, 4а һәм 4в сыйныф укучыларының күмәк чыгышлары, төрле уен коралларында уйнаулар, алып баручылар Фәйзуллин Искәдәр белән Кәримова Язиләнең  уен –көлкеле сүзләре залда утырган тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Әлеге “Шаян –шоу” бәйрәме һәркемгә күтәренке күңел, яхшы кәеф бүләк итте.

IMGP2994IMGP3045 IMGP3079IMGP3103 IMGP3134IMGP3169IMGP3016

Запись опубликована в рубрике Традиции, Школьная жизнь. Добавьте в закладки постоянную ссылку.

Добавить комментарий