Кечтүкле уен

12 нче февраль көнне, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Билалова Л.Р., Вафина И.И., Сәлимова Г.Ф.  җитәкчелегендә 18 нче мәктәбенең 4А һәм 4Б сыйныф укучылары Г.Камал исемендәге татар театрында “Кечтүкле уен” спектакльен карарга бардылар. Актуаль заман проблемаларын күтәргән, декорациясе белән сокландырган, актерларның осталыгы белән таң калдырган әлеге спектакль балалар күңеленә хуш килде. Татар театры белән якыннан танышып, аның яңа кырларын ачкан укучыларыбыз Г.Камал театрына тагы бару теләкләрен белдерделәр.

Автор записи: Дмитрий Бондарцев

Добавить комментарий