12 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең 8 в сыйныф укучылары Милли китапханә тарафыннан оештылырган шагыйрь, прозаик, драматург, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Яшьтәше мин барча кешеләрнең” исемле китап күргәзмәсендә булып, аның иҗаты белән якынрак танышып кайттылар. Укучылар балалар арасында яратып укыла торган дөнья халыклары әдәбиятының матур тәрҗемәләре белән аеруча кызыксындылар. Балалар өчен язылган шигырьләре дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре укучыларга китапханә урнашкан тарихи бина турында кызыклы мәгълүматләр бирделәр һәм китапханә буйлап экскурсия уздырдылар.