Мәктәбебез укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатыны багышланган атналыкта актив катнаштылар.Алар төрле бәйгеләргә, сыйныфтан тыш чараларга бик теләп әзерләнделәр. 3а сыйныф укучысы Сафиуллина Алсу ТР Милли китапханәсендә булып узган язучы Зиннур Мансур белән очрашуда бик уңышлы чыгыш ясады. Барлык эшебезнең нәтиҗәсе итеп үткәрелгән , шагыйрьнең туган көненә багышланган “Шигырь бәйрәме “ дә матур узды. Укучылар бәйрәм кичәсендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны җырладылар, язучының әсәрләрен башкардылар һәм Г.Тукай әсәрләрен сәхнәгә куйдылар.Кичәнең ахырында бөтен зал “Туган тел” җырын башкарды.