Һәр елны апрель аенда безнең мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган төрле кызыклы чаралар үткәрелә.Бу уку елында да мәктәбебездә 20 нче апрель көнне “Тукай дәресләре” темасы астында һәр сыйныфта Г.Тукай шигырьләре,җырлары яңгырады,викториналар чишелде,рәсемнәр,әкиятләр бәйгеләре үткәрелде.Шулай ук халкыбызның сөекле улы турында кинофильмнар каралды,түгәрәк өстәл янында фикер алышулар үткәрелде.