3 В сыйныф укучылары татар һәм әдәбияты укытучысы Яковлева Лилия Филипповна җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятен сәхнәләштереп, ата- аналар,мәктәп укучылары алдында бик уңышлы чыгыш ясадылар. Кунаклар арасында “Ялкын” журналында җаваплы сәркәтип, Муса Җәлил премиясе лауреаты,танылган шагыйрә Луиза Янсуар да бар иде. Рус телле балаларның татарча матур һәм сәнгатьле итеп, рольләрне искиткеч осталык белән башкарулары бер яктан сөендерсә, икенче яктан артистларның сәхнә киемнәренә сокланмый мөмкин түгел иде!Хөрмәтле Лилия Филипповнага һәм ул җитәкләгән театр коллективына зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!